Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәнил Әһлиуллин Лисичанскины азат итүнең өч еллыгын бәйрәм итүдә катнашты
Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанскины азат итүнең өч еллыгын бәйрәм итүдә катнашты. Лисичанск башлыгы Эдуард Сахненко, җирле хакимият вәкилләре, муниципаль депутатлар, Луганск Халык Республикасы геройлары һәм шәһәр халкы белән бергә ул азат итүчеләр һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салды.
Тантанада катнашучылар һәлак булган хәрбиләрне искә алды һәм шәһәр халкы белән бу мөһим датаның – шәһәр язмышында борылыш мизгеле булган көннең шатлыгын уртаклашты, дип билгеләп үттеләр ТР вице-премьеры аппаратында.
Татарстан Республикасы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен аларны Россия гаскәрләре азат иткәннән соң ук диярлек шефлыкка алды. 2022 елның июль ахырында шәһәрне торгызу эшләренең күләмен һәм өстенлекләрен билгеләү өчен Лисичанскига Татарстаннан беренче белгечләр килде. Шуннан бирле шефлыкка алган шәһәрләр белән хезмәттәшлек даими нигездә (инфраструктура проектларыннан алып социаль ярдәмгә кадәр) дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз