news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнил Әһлиуллин Лисичанскида торак-коммуналь хуҗалык объектларын тикшерде

Фәнил Әһлиуллин Лисичанскида торак-коммуналь хуҗалык объектларын тикшерде
Фото: ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

Татарстан вице-премьеры, Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы шәһәрләренә кураторлык итүче Фәнил Әһлиуллин Лисичанскида Территорияләрне үстерү фонды һәм Капиталь ремонт фонды белән берлектә күчмә инспекция уздырды.

Сәфәр барышында делегация шәһәрнең су насослары һәм канализация станцияләрен реконструкцияләү барышын карады, шулай ук җылылык белән тәэмин итү һәм янәшәдә урнашкан территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Лисичанскины көзге-кышкы сезонга әзерләүгә аерым игътибар бирелде.

«Коллегалар белән бергә йомшак урыннарны ачыкладык. Алар оператив рәвештә хәл итүне таләп итә. Ресурсларны мобилизацияләүне көчәйтергә, махсус техника һәм белгечләр җәлеп итәргә кирәк. Бу бурычлар якын арада үтәлә башлаячак», - диде Фәнил Әһлиуллин.

Ул ассызыклаганча, объектларның күбесе хәрби хәрәкәтләр сызыгына якын урнашкан, бу эшләрне башкарганда иминлек мәсьәләсенә аерым игътибар итүне таләп итә.

Шәһәр администрациясендә инспекция йомгаклары буенча киңәшмә узды. Анда торак-коммуналь хуҗалык муниципаль предприятиеләре вәкилләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot