Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәнил Әһлиуллин Лисичанскида Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан веноклар салды

Лисичанскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле чаралар узды. Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин һәлак булган сугышчылар мемориалларына чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Аның белән бергә Лисичанск шәһәр округы башлыгы Эдуард Сахненко, шәһәр советы рәисе Андрей Семченко һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре дә бар иде.
Әһлиуллин ветераннарга мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, республика халкы сугышта катнашучыларның батырлыгын, фидакарьлеген һәм каһарманлыгын тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән искә ала. Вице-премьер ветераннарга Җиңү алып килгән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең дәвамчылары елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыгын саклавын дәвам итә.

Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Аппараты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз