news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән һәм югары белем министры магистратура белән аспирантураны берләштерергә тәкъдим итте

Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Дәүләт Думасында белдергәнчә, илдә аспирантураның нәтиҗәлелеге шактый түбән булып кала. Аспирантларның 12 проценттан артыграгы гына диссертацияне вакытында яклый. Шул ук вакытта, аспирантурада бик күп «артык» кешеләр бар. Алар, министр, сүзләренчә, «фәнгә түгел, ә үз бурычларын хәл итәр өчен килгән». Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Студентлар, төп югары белем алганнан соң, шунда ук карьераның фәнни векторын билгеләсеннәр, булачак диссертациянең темасын уйласыннар, фәнни мәкаләләр әзерләсеннәр өчен, магистратура һәм аспирантура программаларын берләштереп, әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкин.

«Әйдәгез, фәнгә килү юлын тикшеренү магистратурасы аша һәм уңайлы итик, - диде Фальков. - Магистратураны аспирантура белән берләштерик. Төп белем алып чыкканнан соң – шунда ук тикшеренү магистратурасына. Анда тема да, аңлау да, алга таба хәрәкәт итү максаты да бар».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100