news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән һәм югары белем министрлыгы стипендияләрне арттыру мәсьәләсен караячак

Фән һәм югары министрлыгы стипендияләр күләмен арттыру мәсьәләсен караячак. Россиядә билгеләп үтелә торган студентлар көнендә бу хакта Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сөйләде.

«Стипендия студентларның академик уңышлары белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш икәнен аңларга кирәк. Монда адреслылык принцибы кирәк», – дип билгеләп үтте Фальков. «Российская газета» шул турыда яза.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Россиядә студентлар өчен төрле стипендияләр күп, дөрес, проблема шунда, аларның кайберләренең күләме, студентлар фикеренчә, азрак.

«Стипендия күләме студентларга уку барышында үз-үзенә күбрәк ышанырлык мөмкинлек бирсен өчен, без нәрсә эшләргә кирәген карыйбыз», –  дип белдерде министр.

Шулай ук Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, фән һәм югары белем министрлыгы исемле стипендияләр алучыларны һәм стипендияләр санын арттырырга планлаштыра.

Искәртик, Дәүләт Думасы депутатлары көндезге бүлектә укучы студентларга минималь хезмәт хакы күләменнән дә ким булмаган стипендия билгели торган закон проекты әзерләде. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме – 16 242 сум. Югары уку йортындагы академик стипендиянең уртача күләме – 2 мең сум тирәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100