Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фән һәм мәдәният күпере: КФУда татар-казах әдәби багланышларын өйрәнәләр
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты халыкара фәнни-мәгариф элемтәләрен ныгытуны дәвам итә. Инде менә берничә ел рәттән, «Академик Евней Бөкетов исемендәге Караганда университеты» аспирант-укытучылары Казан Федераль университетының татар әдәбияты кафедрасында стажировка уза. Стажировканың чит илдәге фәнни җитәкчесе – татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева.
Казахстаннан килгән яшь тикшеренүчеләрнең Казанда булуы академик эшне, халыкара фәнни конференцияләрдә катнашуны, китапханә фондлары белән танышуны, әдәби-мәдәни мәйданчыкларга баруны һәм татар халкы тарихы белән бәйле урыннарга сәфәрләрне берләштергән бай программага әверелде. Стажировканың мондый форматы аспирантларга Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (КФУ) фәнни мәктәбен лекцияләр һәм консультацияләр аша гына түгел, ә татар сүз сәнгате, филологик фикер һәм мәдәниятара диалог формалашкан һәм үсешен дәвам иткән җанлы мәдәни мохит аша да күрергә мөмкинлек бирде.

Программада фәнни җитәкче белән эшләү аерым урын алды. Ләйлә Минһаҗева җитәкчелегендә аспирант-укытучылар үз тикшеренү юнәлешләрен барлады, фәнни проблематиканы төгәлләде, татар-казах әдәби һәм мәдәни багланышлары мәсьәләләренә мөрәҗәгать итте. Бу темалар аеруча әһәмиятле: татар һәм казах мәдәниятләре тарихи яктан киң төрки дөньяда үзара бәйләнештә үскән, ә хәзерге гуманитар фән әдәбиятларны, фольклорны, телне, милли хәтерне һәм мәдәни дәвамчанлыкны чагыштырма планда өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Апрель аенда стажировкада катнашучылар берничә халыкара фәнни конференциядә чыгыш ясады. Үзәк вакыйгаларның берсе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган конференция булды. Төрки әдәбиятларны һәм мәдәниятара бәйләнешләрне өйрәнүче тикшеренүчеләр өчен Тукай мирасына мөрәҗәгать итү аерым кыйммәткә ия: бөек татар шагыйренең иҗаты филологик анализ объекты гына булып калмый, ул милли үзаңның, рухи мәдәниятнең һәм буыннар бәйләнешенең иң мөһим өлеше дә.

Стажировканың әһәмиятле өлеше Татарстан Республикасының Балтач районына сәфәр булды, анда 24 апрельдә, «Тукай көннәре» узды. Сәфәрдә бертөркем язучылар һәм шагыйрьләр, Ләйлә Минһаҗева, аспирантлар Курмет Канатулы Бажикеев, Гульвира Айтыкеновна Кенжебекова, Алмагуль Акмашовна Игенова һәм Шолпан Сагынтайкызы Кельмагамбетова катнашты. Район мәктәпләрендәге очрашулар, укучылар белән татар әдәбияты турында сөйләшүләр, язучылар һәм галимнәр чыгышлары бу сәфәрне фәнни яктан гына түгел, мәгърифәтчелек ягыннан да мөһим вакыйгага әйләндерде.
Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе Сасна Пүчинкәсе авылындагы зиратка бару булды: анда Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның кабере бар. Казахстаннан килгән кунаклар өчен бу шагыйрь биографиясен, татар халкы тарихын һәм әдәби мирасны бүгенге көндә аңлауны тоташтырган хәтергә кагылу мөмкинлеге дә булды. Мондый сәфәрләр әдәбиятның текстларда һәм архивларда гына яшәмәвен, хатирәләрдә, мәктәп очрашуларында, музей экспозицияләрендә һәм үткәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә дә яшәвен аңларга ярдәм итте.

КФУның Николай Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә эшләү дә мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Аспирантлар өчен эчтәлекле экскурсия оештырылды: алар уникаль фондлар, заманча мәгълүмати ресурслар һәм китапханәнең гуманитар тикшеренүләр өчен мөмкинлекләре белән танышты. Гуманитар профиль буенча китапханә-мәгълүмат хезмәте күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре кунакларга фәнни басмалар, сирәк материаллар һәм электрон ресурслар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде. Стажировкада катнашучылар китапханә эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуына һәм тикшеренү эше өчен уңайлы шартлар тудырылуына соклануларын белдерде.
Сирәк китаплар белән танышу аерым тәэсир калдырды. Аспирантлар мәдәният, әдәбият һәм китап мирасы тарихын өйрәнү өчен аеруча кыйммәтле булган басмаларны күрде. Яшь галимнәр өчен беренчел чыганаклар белән мондый очрашу аеруча мөһим: сирәк китап филология фәненең матди ягын тоярга, текстны тарихи документ буларак күрергә һәм мәдәни хәтерне саклау юллары турында күзаллауны киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Стажировканың мәдәни программасы да бай булды. Кунаклар әдәби-музей мәйданчыкларында, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Казан Кремлендә, театр спектакльләрендә һәм концертларда булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бару аерым зур тәэсир калдырды: анда аспирантлар татар спектаклен карады һәм хәзерге сәхнә теленең сәнгати тәэсир көчен тоя алды.
Төрле әдәби-мәдәни чараларында катнашу стажировканың фәнни өлешен тулыландырды: татар-казах телендә шигъри чыгышлар, җырлар башкару, фикер алышуларда һәм иҗади очрашуларда катнашту һб.
Фән, мәгариф һәм мәдәниятнең шулай берләшүе программаның төп өстенлегенә әйләнде. Кунаклар кабинеттагы тикшеренү эше белән генә чикләнмәде: алар конференцияләрдә чыгыш ясады, китапханәдә эшләде, музей фондлары белән танышты, укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары, язучылар һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре белән аралашты. Шуның нәтиҗәсендә стажировка Казан һәм Татарстан буйлап тулы канлы фәнни-мәдәни маршрутка әверелде.

Программа тәмамлангач, аспирантларга стажировка узу турында дипломнар тапшырылды. Бу сәфәрнең нәтиҗәсе алга таба дәвам итәчәк тикшеренү эше, шул исәптән татар-казах әдәби һәм мәдәни багланышларына багышланган фәнни мәкаләләр әзерләү булачак. Бу мәкаләләр чагыштырма әдәбият белемен, тюркологияне һәм югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә мөһим өлеш кертә алачак.
Стажировка КФУ белән академик Евней Бөкетов исемендәге Караганда университеты арасындагы академик элемтәләрнең зур потенциалга ия булуын күрсәтте: алар яшь галимнәргә тикшеренү офыкларын киңәйтергә, яңа чыганаклар белән эшләргә һәм һөнәри бәйләнешләр булдырырга ярдәм итте, институтның халыкара бәйләнешләргә ачык булуын тагын бер кат раслады. Аспирантлар өчен бу сәфәр фәнни аралашу, мәдәни мохиткә чуму һәм татар әдәби мирасы белән шәхси очрашу мәктәбе булды. Ә ике як өчен дә ул фәнгә, мәдәнияткә, телгә һәм төрки халыкларның уртак гуманитар хәтеренә хөрмәткә нигезләнгән хезмәттәшлекне ныгыту юлында әһәмиятле адым булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз