news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Валерий Фальков: Югары белем бирүнең яңа моделе буенча уку срогы 4-6 ел тәшкил итәчәк

Валерий Фальков: Югары белем бирүнең яңа моделе буенча уку срогы 4-6 ел тәшкил итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яңа модельгә күчкәндә, югары белем алу срогы сайланган белгечлекнең катлаулылыгына бәйле рәвештә дүрт елдан алты елга кадәр тәшкил итәчәк. Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, укуның дәвамлылыгы белгечлекнең катлаулылыгына карап дүрт, биш яки алты ел тәшкил итәчәк. Мәсәлән, табиблар, педагоглар һәм инженерлар туризм өлкәсе белгечләренә караганда күбрәк ел укыячак.

Фальков магистратурада уку сроклары да төрле – бер елдан өч елга кадәр булачагын әйтте.

Элегрәк фән һәм югары белем министры агентлыкка хәбәр иткәнчә, министрлык югары уку йортларының югары белем бирүнең яңа моделенә әкренләп күчүен 2030 елга кадәр тәмамларга ниятли.

2023 елда югары белем бирүнең яңа системасына күчү буенча сынау проекты башланды, бүген аңа 17 югары уку йорты керә. Сынау проекты кысаларында студентлар төп (4-6 ел) һәм махсуслаштырылган (1-2 ел) югары белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot