Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фальков Россия уку йортларында хәрбиләргә 50 меңнән артык урын бүлеп бирү турында әйтте
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2025 елда югары уку йортларында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 50 меңнән артык бюджет урыны бүлеп биргән. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Фальков искәрткәнчә, узган елда аерым квота нигезендә 12 меңнән артык шундый студент кабул ителгән. Быел исә аерым квота һәр белгечлектәге урыннарның гомуми саныннан кимендә 10 процентны тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, югары уку йортларының әзерлек бүлекләрендә махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның туганнары өчен өстәмә рәвештә 2 мең урын резервланган. Бу мәсьәләләр ведомствоның аерым контролендә, дип билгеләп үтте министр Президент Владимир Путин һәм хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә барышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз