Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фальков Россия югары уку йортларында иң популяр әзерлек юнәлешләрен атады
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков 2026 елда Россия югары уку йортларында ихтыяҗ иң булган әзерлек юнәлешләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, абитуриентлар арасында инженерлык белгечлекләренә карата кызыксыну саклана. Быел «төзелеш» юнәлеше, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләрне кысрыклап чыгарып, беренче унлыкка кергән.
«Бездә тотрыклы уңай тенденция барлыкка килде – абитуриентлар инженерлык юнәлешләрен торган саен ешрак сайлый», - диде Фальков.
Министр шулай ук фундаменталь һәм гамәли физикага карата кызыксынуның артуы турында хәбәр итте. Бу юнәлешләр буенча гаризалар саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан.
Самолет һәм вертолет төзелеше юнәлешенең популярлыгы да ике тапкыр арткан. Атом-төш реакторлары, тимер юллар, күперләр һәм транспорт тоннельләре, шулай ук шәһәр төзелеше белән бәйле юнәлешләргә гаризалар саны 80 процентка күбәйгән. Биоинженерия һәм биоинформатика юнәлешләренә гаризалар саны 1,7 тапкыр арткан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз