Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фальков: кабул итү кампаниясенең агымдагы этабында 5 миллионга якын гариза тапшырылган
Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков мәгариф мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путинга Россия югары уку йортларына кабул итү кампаниясе барышы турында сөйләде.
Министр сүзләренчә, 2025 елда чыгарылыш укучыларына рекордлы санда – 619 мең бюджет урыны тәкъдим ителә. Аларның күбесе, 73 проценты, Россия субъектларында сыйфатлы югары белем алу мөмкинлеген арттыру өчен төбәкләрдәге университетларга тапшырылган.
«Бездә бюджет урыннарына, югары белемнең үтемлелегенә кагылышлы сезнең йөкләмә бар. Әмма без мөмкинлеккә генә түгел, ә сыйфатка да карыйбыз, беренче чиратта төбәкләрдә», – диде Валерий Фальков. Аның сүзләрен Кремль сайтында чыгарганнар.
Аның сүзләренчә, югары уку йортларына тапшырылган гаризаларның гомуми саны инде 4,9 миллионнан артып киткән. Шул ук вакытта «Югары уку йортына онлайн кер» суперсервисының популярлыгы да сизелерлек арткан. Узган елда аннан абитуриентларның 44 проценты файдаланса, быел исә, 75 проценты кулланган.
«Ягъни, бу югары уку йортлары белән дистанцион эш итү өчен уңайлы алым, шулай ук ул төбәктәге югары уку йортларына укырга керүне дә арттыра», – диде фән һәм югары белем министры.
Министр президентның махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен махсус квотаны арттыру буенча йөкләмәсен башкару турында да аерым хәбәр итте. «Безнең университетларга рәхмәт әйтергә кирәк, алар барысы да шушындый һәр очракны индивидуаль карый, өстәмә стипендияләр белән дә булыша, урын гына биреп калмыйча укыган һәр кешене кайгырта», – диде Фальков.
Документлар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә, ә студентларны кабул итүнең төп өлеше августның беренче яртысында була. Министр сүзләренчә, быелгы Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен исәпкә алып, Россия югары уку йортларына кабул итү сыйфаты арту көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз