news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фальков Алибаевны КНИТУ-КАИ коллективына ректор сыйфатында тәкъдим итте

И.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ коллективына Тимур Алибаев югары уку йортының ректоры сыйфатында тәкъдим ителде. Чарада Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева катнашты.

Тимур Алибаев 2021 елның маеннан бирле ректор вазифаларын башкаручы булып хезмәт итә. 2023 елның гыйнварында КНИТУ-КАИ хезмәткәрләре һәм укучылары конференциясе узды, анда аны университет ректоры итеп сайладылар.

«Без сезнең белән Тимур Лазович Алибаевны тәҗрибәле һәм талантлы идарәче буларак беләбез, ул иң катлаулы мәсьәләләрнең стандарт булмаган креатив чишелешләрен таба ала. Сезнең дөрес векторыгыз бар», – диде Фальков һәм университетның үсеш алачагына өмет белдерде.

Министр авиасәнәгать һәм тармакны үстерү өчен кадрлар әзерләү бурычының илкүләм дәрәҗәдә куелуын искәртте. «Бу КНИТУ-КАИга күтәрелү өчен яхшы вакыт», – дип өстәде ул.

Соңыннан Фальков һәм Песошин «Композит технологияләре» компетенция үзәгендә булды, анда университетның композит бүлекчәләре эше белән таныштылар һәм студентлар белән аралаштылар, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100