news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фальков 2026 елгы кабул итү кампаниясендәге «Тынлык көннәре» даталарын атады

2026 елда беренче тапкыр «Тынлык көне» кертелә. «Тынлык көннәре» 3 һәм 7 август булачак. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр итте, дип яза ТАСС. Укуга кабул итү процессын төгәлрәк итү һәм бюджет урыннарын гаделрәк бүлү максатыннан, боерыклар формалашкан көнне «Тынлык көне» булачак.

Узган елларда абитуриентлар соңгы минутка кадәр үз карарларын үзгәртә ала иде. Бу хәл күп очракта бюджетта укырга теләүчеләргә каршы эшләде, чөнки соңгы мизгелдә гаризаны яисә раслауны кире алырга мөмкин булды. Нәтиҗәдә, бюджет урыннары буш кала иде.

«Быел 3 август — төрле квоталар буенча керүчеләрне кабул итү көне, ә 7 август — төп кабул итү көне, болар «Тынлык көннәре» булачак», — дигән Фальков «Вести» эфирында.

news_right_1
news_right_2
news_bot