news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Факил Сафинга «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде

30 август көнне Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев зур Мәйданга җыелган халыкны Республика көне белән котлады һәм тантаналы рәвештә, шәһәрнең югары бүләгенә лаеклы шәһәрдәшләребезне сәхнә түренә чыгарды. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин да бар. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев карары белән, шәһәрнең иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни эшчәнлегендә актив катнашуы, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Факил Сафинга «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot