Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Факил Сафин: Тукай премиясе – шагыйрьләргә, Исхакыйныкы прозаикларга бирелергә тиеш
Гаяз Исхакыйны Габдулла Тукай дәрәҗәсендә күрергә тиешбез, дигән фикердә Чаллы язучысы.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе шагыйрьләргә бирелергә тиеш. Ә прозиклар өчен Г.Исхакый исемендәге бүләкне тапшырырга кирәк, дигән фикерен җиткерде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, язучы Факил Сафин.
«Әдәбият, сәнгать буенча Татарстанның дәүләт премиясе гомумән исемле булырга тиеш түгел, – ди Факил Сафин. – Россиянең әдәбият, сәнгать буенча милли премиясе бар. Татарстанныкы да шулай булырга тиеш. Тукай исемендәге премия шигърият өлкәсендә иҗат итүчеләргә бирелсә яхшы. Ә проза, драматургия өлкәсендәгеләргә Г.Исхакый исемендәгесе тәгаенләнсә уңышлы булыр иде. Гаяз Исхакый милләткә булган хезмәте һәм таланты буенча Габдулла Тукай кебек үк, дип саныйм. Икесе дә – бөек шәхес. Г.Исхакый дәрәҗәсе дә Г.Тукайныкы белән тигез каралырга тиеш».
Факил Сафин Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә 1999 елда лаек булган иде.
Исегезгә төшереп узабыз, быел язучы Факил Сафинның «Саташып аткан таң: роман-трилогия» һәм «Галәм күзе: шигырьләр, балладалар, поэмалар» китаплары Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.
Әдәбият галимнәре билгеләп узганча, иҗат мәйданына Ф.Сафин бай «күңел тарихы», тормыш тәҗрибәсе булган хәлдә килеп керә. Беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап ала, тиз арада әсәрләрендә фәлсәфи бөтенлеккә ирешә алган үзенчәлекле язучыларның берсе булып таныла.
Факил Сафин – «Соңгы көз», «Гөлҗиһан» повестьлары, «Биек тауның башларында» романы, «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һәм башка әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы.
Факил Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Бигрәк тә балалар җырын үстерүгә зур әһәмият бирә. Шәһәр үзешчән композиторлары арасында ул, беренчеләрдән булып, Казанда Татарстан Президенты Аппараты, «Җыен» фонды үткәргән балалар җырлары конкурсында катнашып, лауреат булды.
Факил Сафин – Чаллыда тәүге балалар иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Шәһәр «Балалар иҗат үзәге»ндә шигырь түгәрәге үткәреп йөргән чагында, ул «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыру фикеренә килә. Күп каршылыклар аша бу газета оешып, тиз арада балаларның яраткан басмасына әверелә.
Ул балалар әдәбиятында да актив эшли. Аның балалар, үсмерләр өчен заман сулышын тоеп, алар психологиясен тирәнтен белеп язган әсәрләре «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә. 1994 елда курчак театрлары өчен Ю.Чеповецкийдан тәрҗемә иткән «Тычкангали һәм Мыраубәк» дип аталган спектакльне балалар яратып карый.
«Факилнең хикәяләрендәге вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Укыганда җан кинәнә! Бер караганда алар сатирик та, юмористик та шикеллеләр, шул ук вакытта алар эстрада өчен дә түгел кебек, лирик юморга ия. Чеховча гап-гади буяулар белән тиеп-тиеп кенә алынган», – дип бәяләгән Факил Сафинның иҗатын Мөдәррис Әгъләмов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз