Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Факил Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп сайланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе сайланды. Ул – татар язучысы, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 68 яшьлек Факил Сафин. Ул шулай ук шәһәрдә Язучылар берлегенең иң зур региональ бүлекчәсен җитәкли. Чаллыда 1984 елдан бирле яши. «Челнинские известия» шул турыда хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессы шәһәр бүлегенең оештыру җыелышында катнашучылар аның кандидатурасын бертавыштан раслады. Факил Сафинны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов татар драма театры бинасында тәкъдим итте.
Факил Сафин өчен бу эш ят түгел, чөнки ул элек рәис урынбасары вазифасын башкарды.
Җитәкче урыны 2020 елдан бирле буш торды. Элеккеге рәис Галимҗан Зарипов, ел ярым эшләгәннән соң, коронавирус белән авырып китеп, 2нче шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә дәваланып чыкты. Аның сүзләренә караганда, ул сәламәтлеге какшау аркасында җитәкчелектән китәргә мәҗбүр булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз