news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Факил Сафин: Безгә “Бетәбез” дигән фикерне сеңдерү бара

Кичә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы узды.

Факил Сафин: Безгә “Бетәбез” дигән фикерне сеңдерү бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Соңгы вакытта җаваплы иптәшләр безнең аңга “Яшибез!” дигән фикерне түгел, “Бетәбез!” дигәнен сеңдерә башладылар. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин кичә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында шулай дип чыгыш ясады.

“Язучылар берлегенең эшенә карата фикер-тәкъдимнәр кертсәк, “Менә, башка төбәкләрдә, бездәге сыман, Язучылар берлеге юк, әле безне дә бетереп куярлар. Булганына шөкер итегез”, - дигәнне еш ишетәбез. Китап чыгару турында сүз кузгатсаң, “Тагын бер-ике елдан финанслау бетәчәк, үзегез акча юллап китап чыгарырсыз”, - диләр. Инде колаклар күнегеп бара – татар бетә, матбугат бетә, тел бетә, Татарстан бетә, бетә, бетә... “Бетмибез” дигән фикер сеңәргә тиеш һәркемгә”, - диде ул.

“Татарстан – язучыларның тыйнак мәнфәнатьләрен кайгыртырлык күп төрле мөмкинлекләргә ия республика, дип ышанып әйтәм”, - диде Факил Сафин.

Чаллы төбәге язучыларының уңышлары һәм проблемалары турында “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.

Кичә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы узды. Анда Берлек рәисе Данил Салиховның чыгышы, әдәбиятның төрле жанрларына карата әдәбият белгечләренең бәяләмәләре яңгырады. Сәламләү сүзен Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова әйтте. Дәүләт бүләкләрен һәм әдәби премияләрне дә ул тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100