news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Факил Сафин балалар матбугатында чыккан әсәрләр өчен язучыга аз түләнүен әйтте

Татар язучылары һәм балалар өчен газета-журналлар, телетапшырулар чыгаручы мөхәррирләр Казанда түгәрәк өстәлгә җыелып, фикер алышты.

Факил Сафин балалар матбугатында чыккан әсәрләр өчен язучыга аз түләнүен әйтте
Рамил Гали, Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Мәйдан” журналы баш мөхәррир урынбасары, язучы Факил Сафин балалар матбугатында чыккан әсәрләр өчен язучыларга гонорар түләү мәсьәләсен күтәрде. Бүген ул бу хакта ТР Фәннәр академиясендә “Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү” темасына багышланган түгәрәк өстәлдә, татар вакытлы матбугатында балалар әдәбиятының торышы турында фикер алышуда әйтте.

“Балалар газета-журналларында дөнья күргән әсәрләр өчен язучыларга каләм хакы бик аз түләнә. Бүгенге басмалар язучыларыбызны активлаштыру өчен бәйге игълан итәрлек, фестивальләр оештырырлык яки язучы белән шәхси килешү төзеп, аерым темага әсәрләр яздыртырлык хәлдә түгел", - диде Факил Сафин. 

Шул ук вакытта, ул балалар әдәбиятына заманчалык җитмәве балалар матбугатында да чагылыш табуын искәртте. Вәзгыять үзгәрмәсә, телефон, гаджетларның хакимлеге аркасында балаларның тел байлыгы зәгыйфьләнәчәген әйтте. “Хәтта татар гимназиясендә укучыларның да 25 проценты гына татарча әдәби әсәрләрне, балалар матбугатын укый ала дип уйлыйм”, – диде.

Язучы бүген әдәби әсәрләрне һәр сан саен биреп баручы төп басма итеп, “Көмеш кыңгырау” газетасын атады. Ә “Ялкын” журналының дәресләрдә укыту өчен кызыклы формалары булуы белән аерылып торганын билгеләп узды. “Сабантуй”да хикәяләрнең азагы язылып бетмәве, балаларга штрих-код биреп, аны смартфоннар аша укып бетерергә киңәш итү тәҗрибәсе барлыгын искә алды.

“Сабантуй” һәм “Ялкын” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин балаларны укуга яңа технологияләр, QR-код нигезендә җәлеп итеп була, дип саный. “Z буын балалар тизлек ярата. Аларны 5-7 секунд эчендә кызыксындырмасаң, алар игътибарын башка әйбергә күчерә. Әдәби әсәрләрне журнал битләрендә күп итеп бирсәң, ул аны ахырга кадәр укып бетермәскә мөмкин”, - диде. “Салават күпере” журналы вәкиле, тираж кимемәсен өчен, аның эчтәлеген баетуда ярдәм сорап, язучыларга мөрәҗәгать итте.

Язучы Йолдыз Шәрәпова балаларны китап укуга кызыксыну уятуда үз тәҗрибәсеннән бер мисал китерде. “Мин озак еллар “Сабантуй”да эшләдем. Анда бер бала: “Апа безгә китап укыту җаен белә. Беренче юлларын гына укый да, калганын китапханәдән алып укырсыз да иртәгә сөйләрсез, дип, китапны ябып куя”, - дип хат язган иде. Балалар газета-журналларын да шул рәвешле укытып булыр иде”, - ди ул.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов эчтәлеккә караганда форма белән кызыксындыру ягын карарга кирәк, дигән фикердә. Укуга мәхәббәт уяту өчен, язучылар бөтен дөнья контекстын исәпкә алып иҗат итәргә тиеш, дип саный. “Бүген балаларны төлке белән аю проблемасы гына кызыксындырмый. Контекстыбызны киңәйтергә кирәк”, - диде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков фикеренчә, гаиләдә бергә уку файдалы. Әти-әнисенең китап укуын күреп, бала да шуңа иярә. “Мәктәптә ата-аналар җыелышында минутына күп сүз укыган баланың әтисеннән ничек моңа ирешә алдыгыз дип сорагач: “Без гаиләдә барыбыз да укыйбыз”, - дип сөйләде”, - ди.

Филология фәннәре докторы Фәрит Яхин фикеренчә, мәктәптә матур әдәбиятны укыту методикасы файдаланылмый. “Аның методикасы бар. Мин беләм”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100