news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Факил Сафин җәмәгать эше тәртибендә Язучылар берлеге рәисе урынбасары дип билгеләнде

Факил Сафин җәмәгать эше тәртибендә Язучылар берлеге рәисе урынбасары дип билгеләнде

Факил Сафин җәмәгать эше тәртибендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары дип билгеләнде.

«Безнең Чаллы язучылар берлеге бик актив эшли. Шуңа күрә мин Факил Сафинны идарә рәисенең урынбасары итеп билгеләргә тәкъдим итәм», - диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Берлек идарәсе утырышында.

Ул бу вазифаның түләүле түгеллегенә басым ясады.

Бүген Язучылар берлегендә идарә утырышы узды. Көн тәртибендә – ике идарә арасында башкарылган эшләргә хисап, яңартылган Устав проектын тикшерү һәм башкалар.

Берлекнең яңартылган уставы проектына Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт һәм Чаллы бүлекләре турында аерым пункт кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot