news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Фәйзуллин: Төзелеш тармагы инфраструктура һәм туризм үсеше өчен этәргеч булып тора

БРИКСның барлык илләрендә, Россиядәге кебек үк, төзелеш яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыру өчен җавап бирә. Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин БРИКС төзелеш атналыгының пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

«Безнең хезмәттәшлектә иң мөһиме – миллионлаган кешеләр уңайлы һәм имин шәһәрләрдә яшәсен өчен иң яхшы карарларны үзләштерү мөмкинлеге», – дип белдерде министр, сессиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Төзелеш тармагы – инфраструктура, туризмны үстерү һәм эш урыннары булдыру өчен үзенә күрә бер этәргеч ул, диде Фәйзуллин.

«Илебез төбәкләренең күпчелеге барлык программаларны актив гамәлгә ашыруны дәвам итә. Иң мөһиме – барлык проектларны сыйфатлы һәм планлаштырылган срокларда гамәлгә ашыру», – дип сүзен төгәлләде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot