news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Фәйзуллин йөзүләре” быел 45нче мәртәбә уздырылачак

“Фәйзуллин йөзүләре” быел 45нче мәртәбә уздырылачак
Салават Камалетдинов/архив

Традицион «Фәйзуллин йөзүләре» 18 июль көнне Казаннан ерак түгел Биектау районының Әлдермеш һәм Ташлыкавал авыллары арасында урнашкан Чулпан күлендә узачак.

Әлеге бәйрәм спорт бәйрәменнән бигрәк әдәби, мәдәни чара буларак популяр. Ел саен монда әдәбият сөючеләр, шагыйрьләр белән күрешергә теләүчеләр җыела.

10.00 сәгатьтә Ташлыкавал авылында әдәби очрашу башланып китәчәк. Очрашудан соң йөзүләргә старт биреләчәк.

Равил Фәйзуллинга быелның 4 августында 80 яшь тула.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100