Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәйзуллин һәм Песошин Казанның Киров район судының яңа бинасын карады
Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Киров район судының яңа бинасын карады. Аларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фото: ©
Гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган дүрт катлы бина Мәскәү район суды бинасы янында төзелгән.
Моңа кадәр Киров район суды 2000 елдан бирле Шоссейная урамы, 3 йорт адресында урнашкан бинада булды. Яңа бина төзү планнары турында узган елның февралендә билгеле булды.

Объектның инфраструктурасы заманча таләпләргә тулысынча туры килә. Бүлмәләр махсус корпус җиһазлары, документлар саклау системалары һәм башкалар белән җиһазландырылган.
15 судьялар составы өчен 13 суд утырышлары залы булдырылган. Аларның алтысында җинаять эшләре, ә җидесендә административ эшләр каралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз