Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәйзуллин: Ел азагына кадәр Россиядә бөтен йорт чатларын «MAХ»ка күчерергә кирәк
Россиядә һәр күп фатирлы йорт 2025 ел азагына кадәр MAX илкүләм мессенджерында чат ачарга тиеш. Бу хакта РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Федерация Советы каршындагы торак төзелеше һәм торак-коммуналь комплексын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре советы утырышында сөйләде.
«Һәр күп фатирлы йорт ел азагына кадәр MAX мессенджерында чат ясарга һәм Telegram, WhatsApp мессенджерларында булган бөтен нәрсәне шунда күчерергә тиеш. Һәм рәсми рәвештә йорт чаты статусын беркетергә кирәк», - дип белдерде РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы (ТАСС цитатасы).
Сенаторларга мөрәҗәгать итеп, Фәйзуллин Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте куйган MAX мессенджерын торак-коммуналь хуҗалыкта куллану бурычының җитдилегенә игътибар итте. «Бу илдәге миллионга якын күп фатирлы йорт буенча эш»,- диде министр.
8 нче ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда күп фатирлы йортларның чатларының 40 проценты MAX мессенджерына күчерелгән.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренчеләрдән булып MAX мессенджерына кушылды һәм үз каналын эшләтеп җибәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз