news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәйзуллин белән Мөхәммәтшинга «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде

«Казанның Мактаулы гражданины» исеме РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга һәм ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде. Бүген Казан Ратушасында бүләкләрне Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин тапшырды.

«Казан үзенең күп кенә казанышлары белән шәһәребездәге һәм аннан читтәге мөһим процессларга зур йогынты ясаучы максатчан һәм көчле шәхесләргә бурычлы. Бу залда шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән кешеләр бар. Сезнең исемнәр Меңьеллык Казан тарихына язылган инде. Һәм бүген, Шәһәр көне алдыннан, без Казанның Яңа Мактаулы гражданнарын, шулай ук Мактау Китабына кертелгән затларны һәм оешмаларны тәкъдим итәбез», - диде шәһәр башлыгы.

Метшин билгеләп үткәнчә, хәзерге Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә Фәрит Мөхәммәтшин зур өлеш керткән.

«Мондый кешеләр турында халыкта: «халык өчен борчылучы йөрәк», - диләр. Безнең республикада һәм аннан читтә Фәрит Хәйрулла улын нәкъ менә шундый итеп беләләр. Ул гомерен туган якка хезмәт итүгә багышлаган тәҗрибәле һәм зирәк сәяси җитәкче буларак танылган. 1998 елда Дәүләт Советын җитәкләп, ул заманча парламентаризмны торгызуда һәм Татарстанның хокукый базасын формалаштыруда мөһим роль уйнады», - дип ассызыклады ул.

Узган ел Казанда 1,3 млн кв.метрдан артык торак, күп кенә социаль һәм спорт объектлары төзелде, дип өстәде шәһәр башлыгы.

«Казанның төзелеш өлкәсендәге уңышлары ТР Төзелеш министрлыгын җитәкләгән Ирек Фәйзуллин исеме белән бәйле», – диде ул.

Аерым алганда, аның катнашында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың мөһим проектлары гамәлгә ашырылды, Су спорт төрләре сарае, Гимнастика үзәге, Ишкәкле спорт төрләре үзәге, Универсиада авылы, «Ак Барс Арена» стадионы, яңа торак микрорайон һәм «Кәҗә бистәсе» метро станциясе төзелде.

Татарстан һәм Казан хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив иҗтимагый эшчәнлеге, илебез футболын үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен, Казанның Мактау китабына ТР футбол федерациясе рәисе Александр Гусев кертелде.

Казанның Мактау китабына шулай ук 2 нче номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесе һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot