news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәйзелхак Ислаев: Тарихи хәтерне яңартуга спектакльләр көчле тәэсир итә

Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев спектакльләрнең тарихи хәтерне яңартуга тәэсире көчле булуын әйтте. 

«Татар театры халкыбызны һәрвакыт алга өндәгән, матурлыгын күрсәткән. Тарихи хәтерне яңартуда спектакльләрнең тәэсире көчле», – дип сөйләде ул «Безнең мирас журналы оештырган түгәрәк өстәл барышында. 

Ул Камал театрында Мәхмүт Галәү әсәрләре буенча куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен карарга баруын искә алды. Аның фикеренчә, спектакль әсәрдән аерыла.

«Мин Мәхмүт Галәүнең ике әсәрен дә укыган идем. Спектакльне карап утырганда, кайда монда татар дип аптырадым. Артистлар сәхнәнең бер почмагыннан икенче почмагына йөгерешә, башка биюләрне күрсәтәләр. Чын татар биюен күрсәтеп куйсалар инде. Ямау салынган киемнәрдә дә татарлык юк. Әсәрне укымаган булсам, кабул итәр идем, бәлки. Шулай, бөтенләй икенче әйбер күрсәтеп, тарихны үзебез боза башлыйбыз», – дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100