news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаил Фәтхетдинов басма газета редакцияләренә акча эшләү юлларын аңлатты

Фаил Фәтхетдинов басма газета редакцияләренә акча эшләү юлларын аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Башкортстанның «Кызыл таң» республика газетасы, «Тулпар» һәм «Әллүки» журналлары баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Бөтенроссия журналистлар форумында тираж төшү, хезмәт хакының артмавы кебек мәсьәләләрдән ничек чыгып булганын әйтте.

«Уфада «Ак калфак», «Сәхибҗамал», татар милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы филиалы кебек татар иҗтимагый оешмалары эшли. Аларның барлык эшчәнлекләре турында без язабыз. Басма газеталарга килгәндә, бездә дә шул ук проблема бар. Тираж төшә, керем азая. Үзең алмаган керем азайгач, бюджеттан кергән акча алмаган керемеңне капларга китә, эш хакы үсми. Бу юлдан чыгу юлларын тәкъдим итәм», - диде ул форумда.

Ул социаль яктан әһәмиятле проектлар тәкъдим итү юнәлешендә эшләүләрен әйтте. «Проектларны ел башында җыя башлыйлар, декабрьдә хисап тотабыз, гыйнварда яңа проектка гариза бирәсең, февральдә җиңү җиңмәвең билгеле була. Шушы проект аша без ел саен 2 млн сум акча алабыз», - диде ул.

«2016 елда безнең редакциядә НКО (коммерцияле булмаган оешма) төзегән идек. Шуның белән без инде икенче ел Республика Башлыгы грантын алабыз. Узган ел – 1 млн 400 мең, быел 1 млн 600 мең алдык. Ул акчаны берничек тә теләсә кая тотып булмый, аны катгый рәвештә контрольдә тоталар. Шунысы да бар – бер проектны гамәлгә ашырмыйча икенчесенә акча бирмиләр. Мәсәлән, 1 млн 600 сумны без махсус хәрби операциядәге егетләрне һәм аларның гаиләләре турында газетада язар өчен алдык. Моны һәркем эшли ала. Бу проектны Башкортстандагы республика редакцияләреннән без генә оттык», - диде баш мөхәррир.

Аның әйтүенчә, газетага ярдәм кирәк, дип сорау – урынлы түгел. «Проектлардагы эшчәнлекне газеталарда яктырту, реклама ясау дисәң, әлеге проект үтәргә мөмкин», - дип аңлатты ул.

«Сайт һәм социаль челтәрләр – аерым юнәлеш. Журналистларыбыз алып бара, тәүлек дәвамында диярлек эшлиләр. Чарага баралар икән, мәгълүматны җибәрәләр, чыгарабыз. Чарадан кайткач, сайт һәм газета өчен яңадан материал язалар. Элек анонс хәбәр яза иделәр дә, тулырак сайттан укыгыз дип, сылтама белән яза иделәр. Хәзер бу алып да бик үк отышлы түгел. Социаль челтәр өчен аерым, сайтка сылтама куймыйча, тезислар белән эшләргә кирәк», - диде Фаил Фәтхетдинов.

Баш мөхәррир сүзләренчә, республика басмалары арасында сентябрьдә икенче урында булганнар. «Сайтта карау (аена 400 мең карау бар), социаль челтәрләр (сайт белән бергә гомуми сан – 2 млн карау). Электрон басмабыз аерым финанслана. Материалның укылышы, уникаль караучылар, социаль челтәрдәрге дусларның саны – барысы да исәпкә алына», - дип йомгаклады ул.

  • Форумны Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100