news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фахишәлекне легальләштерү татар, мөселман юлы түгел – Рафил Ногманов

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Россиядә фахишәлекне рәсмиләштерүне хупламый һәм бөтен көчне яшь буынны тәрбияләүгә багышларга тәкъдим итә.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). Рафил Ногманов Россиядә фахишәлекне рәсмиләштерүне хупламый һәм бөтен көчне яшь буынна тәрбияләүгә багышларга тәкъдим итә. «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруының чираттагы темасы Россиядә фахишәлекне легальләштерү темасына багышланды.

Тапшыруда «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, журналист Мөршидә Кыямова, язучы Заһид Мәхмүди, Россия либераль-демократик партиясенең Татарстандагы коор динаторы Марсель Габдрахманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, психолог Айсылу Нәгыймова катнашты.

Тапшыру баршында каршылыклы фикерләр яңгырады. 

«Депутатларла катырак кануннар кабул итәргә тәкъдим итәләр, бәлки кирәктер. Әмма моның белән көрәшергә полициянең көче җитмәячәк. Без махсус «намус полициясе» оештырырга тиеш булабыз. Бөтен нәрсәне дә кысып кына бетереп булмаячак. Шуңа күрә без моңа каршы килергә тиеш», – дип белдерде депутат.

Татарстанның атказанган юристы фикеренчә, фахишәлекне легальләштерүгә каршы тору кирәк. «Бу юл – Россия юлы түгел, бигрәк тә татарлар, мөселманнар өчен түгел», – дип саный Рафил Ногманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100