news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фахишәләр салым түләсә, дәүләткә зур ярдәм булыр иде – Заһид Мәхмүди

«Алар да безнең гражданнар. Без аларга гражданнар итеп карарга тиеш, җинаятьче итеп карарга тиеш түгел», – дип саный язучы.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). Язучы Заһид Мәхмүди бүген фахишәләр салым түләсә, бу безнең дәүләткә зур ярдәм булыр иде, дигән фикердә тора. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында белдерде.

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруының чираттагы темасы Россиядә фахишәлекне легальләштерү темасына багышланды. Тапшыруда «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, журналист Мөршидә Кыямова, язучы Заһид Мәхмүди, Россия либераль-демократик партиясенең Татарстандагы координаторы Марсель Габдрахманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, психолог Айсылу Нәгыймова катнашты.

Тапшыру баршында каршылыклы фикерләр яңгырады. 

«Без бит салым түлибез. Фахишәләр, эшлиләр икән, салым түләсен. Алар бит урамда: «Я работаю!» – диләр», – дип аңлатты Заһид Мәхмүди үз фикерен. 

Заһид Мәхмүди җәмгыятьнең бу катлам вәкилләренә мөнәсәбәтне дә үзгәртү кирәген дә ассызыклап үтте.

«Фахишәләр алар, без уйлаганча, канауга тәгәрәгәндә кешеләр түгел. Алар да безнең гражданнар. Без аларга гражданнар итеп карарга тиеш. Җинаятьче итеп карарга тиеш түгел», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100