news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәезхановның 200 еллыгына Кырым ханнары ярлыклары басмасын чыгарырга җыеналар

Кырым ханнары грамоталарын чыгару проекты Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдиновның Россия Борынгы актлар дәүләт архивына визитының төп темасы булды. Проектны гамәлгә ашыру теолог-көнчыгыш белгече Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышлана. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Бу юнәлештәге хезмәттәшлек турында Мәскәү ислам институты ректоры Россия Борынгы актлар дәүләт архивы директоры, тарих фәннәре докторы Владимир Аракчеев һәм аның урынбасарлары - Юрий Эскин һәм Алексей Голубинский белән фикер алышты.

Россия Борынгы актлар дәүләт архивында Кырым ханнарының Россия һәм Польша хакимнәре белән өч гасырлык хат алышуын үз эченә алган уникаль ярлыклар җыентыгы бар, диелә хәбәрдә.

Проектта, Россия Диния нәзарәте һәм Борынгы актлар дәүләт архивы белән берлектә, Россия Мәскәү ислам институты һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге белгечләре катнашачак. Профессор Мөхетдинов җитәкчелек итәчәк.

Ярлыкларның төп нөсхәләрен факсимиле рәвешендә бастыру, аларны рус теленә тәрҗемә итү күздә тотыла. Шулай ук 1864 елда чыккан «Кырым ханлыгы тарихы өчен материаллар» китабының факсимиль басмасын чыгарырга уйлыйлар. Хөсәен Фәезханов документларны Тышкы эшләр министрлыгы архивында җыйган, аларны академик Владимир Вельяминов-Зернов нәшер иткән. Проект «Мәдинә» нәшрият йорты базасында гамәлгә ашырылачак.

Россия Борынгы актлар дәүләт архивында доктор Мөхетдинов Кырым ханнарының ике ярлыгының төп нөсхәләре белән танышты. Алар 123 «Сношения России с Крымом» фондыннан. Галим 1648 елгы грамотаның төп нөсхәсе белән дә танышты, дип хәбәр итә Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100