Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Фаек Мөхәммәтҗанов 85 яшьлек юбилеен билгеләп уза
^Фаек Мөхәммәтҗанов 85 яшьлек юбилеен билгеләп уза
(Уфа, 13 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар шагыйре Фаек Мөхәммәтҗановка 85 яшь тулды. Шушы уңайдан март һәм апрель айларында аның туган ягы Борай районында һәм Уфада юбилей иҗат кичәләре үтәчәк.
Фаек Мөхәммәтҗанов Башкортстанның Борай районындагы Зур Бадрак исемле татар авылында туып үсә. Күршедәге Чалкак авылы урта мәктәбендә укыганда ук, үзен яхшы укучы итеп тә, актив җәмәгатьче, сәләтле хәбәрче, биюче һәм җырчы буларак та таныта ул. Сугышка киткәнче үк шигырьләр дә иҗат итә башлый.
Бөек Ватан сугышы гарасатларын үтеп, офицер дәрәҗәсендә туган якларына әйләнеп кайта. Бәхет эзләп чит тарафларда берничә ел эшләгәннән соң, 32 яшендә Уфага кайтып төпләнә Фаек Мөхәммәтҗанов. Башкортстан Язучылар берлегендә һәм “Совет Башкортстаны” газетасында озак еллар эшли, бер үк вакытта әдәби иҗатын дәвам итеп, татар, башкорт һәм рус телләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен дистәдән артык китап чыгара. Юбилее алдыннан да аның яңа шигырьләр һәм поэмалары кергән җыентыгы дөнья күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз