Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фадеев: Ясалма фәһем журналистларны алыштыра алмаячак
РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев РИА Новостига биргән интервьюсында ясалма интеллект журналистларны алмаштырмаячак, чөнки бу мөмкин түгел, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, журналистиканың төп идеясе – профессионалның вакыйга урынына баруы, булган хәлне тасвирлавы, шаһитлар белән аралашуы һәм бу вакыйганы шәхсән күрә алмаучыларга бәян итүе. Фадеев ассызыклаганча, ясалма фәһем вакыйгалар урыныннан репортаж ясый алмаячак, шулай ук интервью әзерли алмаячак, чөнки ул кеше белән шәхси аралашуны һәм хис-кичерешләрне күздә тота.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, тагын да катлаулырак жанр – очерк, ул әдәбиятка якын. Шул ук вакытта, Фадеев сүзләренчә, ясалма интеллект элементар эш башкарырга сәләтле, мәсәлән, Россия чемпионатының футбол матчын күзәтү: кем җиңгәнен һәм кем гол керткәнен хәбәр итәргә.
Фадеев журналистларны ясалма фәһем белән алыштырырга ярамый, дип йомгаклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз