news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Facebook та социаль челтәрнең психика өчен зыянлы булуы турында белдерелә

Социаль челтәрне пассив карау психикасына начар йогынты ясавын ачыклаган.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Галимнәр социаль челтәрдә яңалыклар тасмасын карап утыру кешеләрнең психикасына начар йогынты ясавын ачыклаган. Бу хакта Facebook блогында хәбәр ителә, дип яза “Известия”.

Экспериментларның берсендә Мичиган университеты студентлары катнашкан, аларның бер өлешенә яңалылар тасмасын карарга кушканнар, ә икенчеләренә –хәбәрләр язып дусларына җибәрергә. Нәтиҗәдә, беренче төркемнең көн азагында кәефләре кырылган, ә икенче төркемнең психологик халәте, киресенчә, яхшы булган.

Тикшерүчеләр моның сәбәбен башкалар турында уку үзеңне башкалар белән чагыштырырга мәҗбүр итүдә дип тапкан. Кагыйдә буларак, үз файдаларына түгел. Моннан тыш, бу кешеләрне чынбарлыктагы социаль тормыштан аера.

Социаль челтәрдә дуслар һәм туганнар белән актив аралашу бары тик файдалы булуы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100