news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Facebook балалар өчен мессенджер чыгара

Ата-аналар балаларының кем белән аралашканын белә алачак.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Facebook компаниясе алты яшьтән 12 яшькәчә балалар өчен мессенджер чыгара. Бу хакта RT Associated Press ка сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге кушымтаның аермасы: ата-аналар балаларының кем белән аралашканын белә алачак.

Мессенджерның аудиториясе - 13 яше тулмаган балалар. США законнары буенча 13 яше тулмаган балаларга Facebookта аккаунт булдырырыга ярамый.

Ата-аналар балаларының кем белән аралашканын да, килгән хатларның кирәкмәгәннәрен бетерә дә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot