news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаҗигадә һәлак булган хәзрәт турында авылдашлары: Андыйлар сирәк була - «Шәһри Казан»

Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиев районда иң беренче булып мәчетнең документларын төзеп рәсмиләштергән.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина). Кичә кич юл һәлакәтендә вакытсыз гомере өзелгән Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевны бүген җирләделәр. Авылдашлары, имамыбыз, бик яхшы кеше иде, аның кебекләр бик әз, авыл өчен янып йөрде, дип искә ала.

Фәрит хәзрәткә 41 яшь булган. Үзенең туган авылында унбиш ел имам булып торган. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстрегәннәр. Олы баласы алтынчы, уртанчысы өченче сыйныфта укый, кечкенәсенә алты гына яшь. Хатыны мәктәптә укытучы булып эшли. Алар белән Фәрит хәзрәтнең әнисе дә яшәгән. Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев, Шәйхиевлар бик тәртипле, матур гаилә, ди. Без шалтыратканда хәзрәтне җирләп кайтышы иде.

— Җеназага халык бик күп килде, күрше авыллар, районнардан да килгәннәр. Халык урамга да сыймады. Аны яраталар, хөрмәт итәләр иде, — ди ул.

Хәзрәтнең бик тырыш, җаваплы кеше булуын әйтеп, үләсе көнне район үзәгенә барып, мәчетнең ут, су-газы өчен түләп кайтуларын, эшен тәмамлап китеп баруын да әйтте.

Авыл башлыгы Фәрит Кадыйров вафат булган имамның авыл өчен тырышып йөрүен, дини бәйрәмнәрне, ифтар ашларын зурлап үткәрүдә, зиратларны тәртипкә китерүдә башлап йөрүен, авыл халкын берләштерүдә, динне таратуда күп өлеш кертүен, намуслы, ихлас кеше булуын билгеләп үтте.

— Районда иң беренче булып мәчетнең документларын төзеп рәсмиләштерде. Бу эшкә бик җаваплы карый иде. Үз фикере бар иде, сүзен турыдан үтемле итеп әйтә белде. Халык аны хөрмәт итте. Хәзрәтебезне үзебездә генә түгел, күрше авылларда да бик мактыйлар иде, аны никахларга, мәҗлесләргә яратып чакыралар иде, — диде ул.

Авылдашы Фирдания Мәүлиева хәзрәтнең оста куллы булуын искә алды.

— Мәчеткә балалар өчен укыту бүлмәсе ясатты, верандасын корып куйдылар. Үзенең кулыннан да эш килә торган иде. Калайдан бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясый иде, — дип сөйләде ул.

Теләче мөхтәсибәте Фәрит хәзрәт гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырды. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

Сбербанк 4276862018706434

Ак Барс банк 5209859355440477


Насибуллин Алмаз Рамилевич

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100