Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәүзия Бәйрәмованың “Туфаннан таралган татарлар” дигән китабы дөнья күрде
Фәүзия Бәйрәмованың “Туфаннан таралган татарлар” дигән китабы дөнья күрде
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Фәүзия Бәйрәмованың “Туфаннан таралган татарлар” дигән яңа китабы дөнья күрде. “Мәгариф” нәшриятында басылган әлеге китапта язучының маҗаралы романы һәм фәнни-популяр язмалары урын алган.
Бу басма урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен нәшер ителгән. Ф.Бәйрәмованың “Каһарман татарлар”, “Нух пәйгамбәр көймәсе” һәм “Бәхет ачкычы” кебек әсәрләрендә татар халкы, аның үткәне, татарларның борынгыдан килгән бөек шәхесләре һәм милли каһарманнары тарихи чыганакларга нигезләнеп тасвирлана. Балалар өчен язылган фәнни-популяр язмаларында автор Ислам нигезләрен аңлата, яшь балаларны иманга, әхлакый сафлыкка чакыра.
Фәүзия Бәйрәмованың “Болын”, “Моң” исемле повесть һәм хикәяләр җыентыклары, “Кара урман” романы һәм “безне онытмагыз” исемле пьесасы, шулай ук “Мәйдан татарларны көтә”, “Дәверләр күчешендә”, “Мишәрнең бөек улы” дигән публицистик язмалар һәм мәкаләләр җыентыклары да татар укучысына яхшы таныш. “Иттифак” һәм “Милли мәҗлес” оешмалары җитәкчесе, шулай ук кайчандыр Татарстанның Югары Советы депутаты булган язучы – бүгенге көндә Бөтендөнья тартар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак та җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз