Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәүзия Бәйрәмова: Тапкан тарихи чыганаклары белән галимнәребез бүлешергә ашыкмый
Г.Исхакый нәшер иткән журналның төп нөсхәләрен Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Милли китапханәсенә тапшырды.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Безнең галимнәр кулларына килеп эләккән тарихи чыганаклар белән бүлешмиләр. Үлгәнче үзләрендә тоталар, дип белдерде бүген «Татар-информ» хәбәрчесенә язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова.
Бүген Татарстан Милли китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмова үзенең шәхси архивында сакланган тарихи материалларны китапханәгә тапшырды. Алар арасында 1928 елдан башлап, 1939 елга кадәр Берлинда Гаяз Исхакый тарафыннан нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналының берничә еллык тупланмалары бар. Тантаналы чарада Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев, Ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев, музей хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
«Яңа милли юл» журналы Берлинда 1928-1939 елга кадәр чыккан, - ди Фәүзия Бәйрәмова. - Исхакый үзе Варшавада яшәгән, ә журналны Берлинга барып чыгарган. Сугыш башлангач, протест йөзеннән, Төркиягә китеп барган, журнал нәшер ителүдән туктаган. Миндә - 1931-39 елның төп нөсхәләре тупланмасы. Һәр елның 12 саны. Гаяз Исхакый моннан яңа властька, большевикларга протест йөзеннән киткән. Шуңа күрә аның журналында беренче урында тәнкыйть тора. Яңа властьның татар халкына карата күрсәткән җәберләре, дин әһелләрен кысулары турында бәян иткән. Ул аларның барысыннан да хәбәрдар булган. Монда чыккан «Кызыл Татарстан», «Совет әдәбияты» журналларын һ.б. барысын да танышып барган. Бу басмалар, димәк, китапханәләргә килгән, ул аларның исемнәрен әйтеп тәнкыйтьләгән. «Яңа милли юл»да шулай ук, татар тарихы сәхифәләре барланган. «Милли мәҗлес»нең 20 еллыгына зур мәкаләсе бар. Беренче Бөтендөнья сугышының 20 еллыгына багышлап. татар халкының югалтуларын язган. Ш. Мәрҗәни, Г. Тукай юбилейларына нисбәтле мәкаләләрен дә шушы журналдан табып укырга мөмкин. Шулай ук ызгыш мәкаләләре дә урын ала».
Фәүзия Бәйрәмова тарихи документларны нәкъ менә Милли китапханәгә бирүнең серләре белән дә уртаклашты. «Милли китапханә безнең Ана йортыбыз шикелле якын. Безне монда һәрвакыт галимнәр каршы ала. Татар милләтенең каймагы Милли китапханәгә җыелган. Китапханәгә теләсә кем кереп, мин тапшырган журналлар белән танышсын, галимнәебез хезмәтләрендә файдалансын», - ди Ф. Бәйрәмова.
Фәүзия Бәйрәмова тапшырган материаллар Милли китапханәнең «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә сакланачак. Әлеге коллекция 2014 елда оешкан. Әмма моңарчы ук инде китапханә мөһаҗирләрдән кайткан тарихи байлыкны туплый башлаган була.
Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин белдергәнчә, «Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә урын алган иң беренче материаллар Америкада гомер иткән Равил Сәлиәхмәттән тапшырылган булган. Аның әтисе Шанхайда беренче имам булып торган кеше. Галим Надир Дәүләт, Оркыя һәм Даян Сафалар тарафыннан бирелгән чыганаклар бар.
«Татар мөһаҗирлеге коллекциясе»ндә Кытайның Мукден шәһәрендә нәшер ителгән «Милли байрак» газетасының саннары, Шанхай татар мәдәни җәмгыятенең архив документлары, Мюнхенда чыккан «Азат ватан» журналының аерым саннары, Кытайда, Япониядә татарлар тарафыннан бастырылган почта карточкалары саклана. Хәзерге көндә Алманиядә гомер итүче Алия ханым Тайсина нәшер иткән «Бертуган» журналы басмалары, алар арасында Тукайның алман теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре дә бар», - ди Айрат Заһидуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз