news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәүзия Бәйрәмова 95 процент татарларны ярдәмгә мохтаҗ дип саный

Безнең шулкадәр иркен вакытыбыз, әмма татарның 5 проценты гына дин тота, диде язучы.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге” темасына багышланган секциядә язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе  Фәүзия Бәйрәмова татарның милли үзенчәлеге Ислам диненә һәм мәҗүсилек заманыннан килүче гореф-гадәтләргә корылган диде.

“Секциянең темасы ул әле гаять зур, ачылмаган тема. Моны бер утырышта гына ачып та бетереп булмаячак. Мәсәлән, Япониядә милләтнең холкын өйрәнә торган институтлар эшли", - дип белдерде Фәүзия Бәйрәмова чыгышында.

"Милли үзенчәлек ул - милли холык дигән сүз. Холкың нинди - тормышың да шундый. Безнең милләт империяләр тоткан халык буларак, составында әллә кемнәр бар. Мәҗүсиләр дә, фин-угор халыклары да бар, чувашлар, марилар татар булып киткән. Бу халыклар Ислам диненә үзләренең гореф-гадәтләрен алып киләләр. Мин тарихчы һәм язучы буларак, Ислам динендә булмаган әйберләр гореф-гадәтләрдән килеп чыкканын анализладым. Ул карга боткалары, буразнада йомыркалар тәгәрәтү, җирдән әллә нәрсәләр сорау мәҗүсилектән килә дигән фикергә килдем”, - ди ул.

Фәүзия Бәйрәмова 95 процент татарларны ярдәмгә мохтаҗ дип саный. “Бүген безнең милләт юллар чатында тора. Безнең милләт кая бара? Милләтнең 5 проценты гына 5 вакыт намаз тота. Безнең шулкадәр иркен вакытларыбыз. Безне утыртмыйлар, кыйнамыйлар. Безнең 95% быз намазсыз. Динсез диеп әйтергә телем әйләнми. Алар Аллаһка ышаналар. Димәк, 1 фаразны үтиләр. Без аларны кисеп атабызмы? Юк, алар безнең кызгануга, ярдәмгә мохтаҗ милләттәшләребез. Әмма, без аларны кызгансак та, ул күпчелек татарлар, безне кызганып тормыйлар. Бу 80-90 процентлы милләт безне үз артыннан ияртеп китмәкче була”, - дип белдерде язучы.

Язучы әйтүенчә, биш вакыт намаз тотмаучыларга диннең төрле вариантлары тәкъдим ителә. Бу хакта Фәүзия Бәйрәмова: “Бу күпчелек татарларга динне төрлечә тоттырып карадык. Евроислам керде, әмма безнең татар аны аңламады һәм кабул итмәде. Татар милләтчеләре, татар галимнәре татар дине дигән әйберне күтәреп чыктылар. Татар дине нинди була соң ул? Калфак, чалбар киеп йөрүме? Беркем аңлата алмады. Мәскәү үзенекен тәкъдим итте. Аракы эчеп, дуңгыз итен кимереп, мин Аллаһка ышанам дип йөрсә, "Вот татар молодец" дип әйткән булыр иделәр микән? Динне Коръән, сөннәт буенча тотарга кирәк” – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100