news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Фәйзуллин йөзүләре" татарлар берләшүенең бер өлгесе – Равил Фәйзуллин

"Фәйзуллин йөзүләре" – сәнгать әһелләренең спорт белән әдәбият һәм сәнгатьне берләштергән рәсми булмаган очрашулары.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучылары Бөтендөнья татар конгрессы съезды башлануын “Фәйзуллин йөзүләре” белән билгеләп үтте.

Фәйзуллин йөзүләре – сәнгать әһелләренең спорт белән әдәбият һәм сәнгатьне берләштергән рәсми булмаган очрашулары. Төп оештыручысы һәм идея авторы – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе Равил Фәйзуллин. Равил Фәйзуллинның беренче рәсми йөзүләре 1980 елда башланган.

Быел традицион йөзүләр Яшел Үзән районының Олы Чишмә авылы янындагы күлдә үткәрелде.

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат искә алуынча, Равил Фәйзуллин беренче тапкыр язучыларны җыеп, үзенең кырык яшьлегендә Казансу буйлап йөзгән. “Иван Грозный Казанны алгач куйган һәйкәл яныннан башлап, Компрессорный күперенә кадәр 5 чакрым чамасы йөзде. Без Зөлфәт, Ркаил Зәйдулла һәм башка язучылар Казансу елгасы утравында Равил абыйның йөзеп килгәнен көтеп утырдык. Икенче елны “йөзүләрне” Маркиз утравы янында уздырдык. Сибгат Хәким, Гариф Ахунов кебек классикларыбыз исән иде әле”, – дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Фәйзуллин йөзүләре”нең беренче – спорт өлешендә катнашучылар икегә бүленде: кыска һәм озын дистанциягә йөзүчеләр. Кыска дистанциягә йөзүчеләр озынча сузылган күлнең кыскарак ягыннан аркылыга йөзде. Җиңүчеләргә “Фәйзуллин йөзүләре” дип язылган бейсболкалар тапшырылды. Икенче төркем күлнең диаметры буйлап йөзергә алынды. Бу төркемнең башында Равил Фәйзуллин үзе тора иде. Дистанциягә тугыз кеше чыкса да, финишка дүрт кеше килде. Болар – аталы-уллы Фәйзуллиннар, Кама буенда үскән шагыйрә Илсөяр Иксанова һәм Яшел Үзән районының берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Константин Исаев. Беренче урында – 16 яшьлек Газиз Фәйзуллин иде.

“Фәйзуллин йөзүләре”нең икенче өлеше учак янында җыр, музыка, шаян сүз белән дәвам итте. Учак янындагы күңелле мәҗлеснең “тамадалары” – “Казан утлары” журналы вәкилләре Камил Кәримов белән Алмаз Хәмзин иде.

“Татар язучыларының шушында берләшүе иртәгә бөтендөнья татарларының берләшеп фикер алышуы булып дәвам итәчәк. Бу мәҗлесне шушы берләшүнең бер өлгесе дип саныйм, – диде Равил Фәйзуллин. – Без болай җыела алабыз икән – димәк, әле яшибез”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100