news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Фәйзуллин йөзүләре" киләчәктә рәсми чара итеп уздырылырга мөмкин

Бүген Олы Чишмә авылы күлендә спорт белән әдәбият һәм сәнгатьне берләштергән "Фәйзуллин йөзүләре" үтте.

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киләчәктә “Фәйзуллин йөзүләре” Татарстан язучылар берлеге белән Яшел Үзән хакимияте оештыра торган рәсми чара булырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйтте.

“Шушы җирлек караган район җитәкчелегенә хатлар язып, моны рәсми чара итеп уздырырга мөмкин. Алдан әзерләнсәк, башкарып чыгарга була. Бу очракта инде әлеге чара Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында үтәчәк. Без бу хакта Равил Фәйзуллин белән дә сөйләштек. Белешеп карадык – район каршы килмәячәк”, – диде Язучылар берлеге рәисе.

Быел “Фәйзуллин йөзүләрендә” Яшел Үзән районы вәкилләре – татар язучыларының китапларын укучыга җиткерүче китапханәчеләр дә катнашты.

“Бу бик демократик чара. Без бу бәйрәмне үзебезгә үзебез оештырабыз”, – дигән иде Равил Фәйзуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә. “Бу бәйрәм дәүләт күләмендә үткәрелер кебек тоела башлады миңа”, – диде 1980 елдан бирле “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнашучы Г.Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат.

"Фәйзуллин йөзүләре" – сәнгать әһелләренең спорт белән әдәбият һәм сәнгатьне берләштергән рәсми булмаган очрашулары. Төп оештыручысы һәм идея авторы – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе Равил Фәйзуллин.

Равил Фәйзуллинның беренче рәсми йөзүләре 1980 елда башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100