Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Фәйзуллин йөзүләре» беренче тапкыр Нократ елгасында узды
«Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни спорт бәйрәме халык язучысы Равил Фәйзуллин инициативасы белән 43нче ел рәттән оештырыла.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни спорт бәйрәме традициясен быел Мамадыш кабул итеп алды.
Язучыларның һәм журналистларның тиз агымлы Нократ суын аркылыга-буйга йөзүләрен «Татар-информ» журналистлары да тамаша кылды.
«Фәйзуллин йөзүләре» әдәби-мәдәни спорт бәйрәме халык язучысы Равил Фәйзуллин инициативасы белән 43нче ел рәттән оештырыла. Язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре бергәләп йөзеп кенә калмыйлар, әдәби проблемаларны да фикерләшәләр, мәрхүм шәхесләрне дә искә алалар.
Быелгы «Фәйзуллин йөзүләре» халык язучысы Зиннур Мансуров инициативасы белән Мамадыш районында узды. Бәйрәм район хакимияте ярдәме белән оештырылды.
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге язучылар делегациясен Мамадыш шәһәре үзәгендә — Шәйхи Маннур бюсты янында җирле язучылар һәм әдәбият сөючеләр каршы алды. Кичә кунакларын район башлыгы Анатолий Иванов сәламләде.
Очрашуда шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Иксанова, Нәзифә Кәримова, Рафаил Газизов, язучы Алмаз Гыймадиев, артист-язучы Алмаз Хәмзин, журналист Римзил Вәлиев, Данил Сәфәров һәм башкалар катнашты. Бер сәгатьлек очрашу шигырь һәм җыр белән үрелеп барды. Язучылар Туган якны өйрәнү музеенда да булдылар.
Равил Фәйзуллин белән бергә Нократ елгасын аның улы Газиз, журналист Данил Гыйниятов йөзеп чыкты. Аларга җирли әдәбият сөючеләр дә кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз