news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәйзуллин Россия Төзелеш Министрлыгында барлык бурычларны да җиңел үтиячәк

Республиканың элеккеге төзелеш министры идарәгә зур ярдәм күрсәтте, диде Марат Айзатуллин.

Фәйзуллин Россия Төзелеш Министрлыгында барлык бурычларны да җиңел үтиячәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян ). Россия Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән Ирек Фәйзуллин куелган барлык бурычларны да җиңел үтиячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин сөйләде.

«Авыр хезмәт көтә. Төзелеш тармагы-икътисадның динамик үсештәге тармакларының берсе. Технологияләр үзгәрә, бәя кую мәсьәләләре бар», — диде ул.

Айзатуллин Татарстанның элеккеге төзелеш министрына уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде. «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры вазифасында карьерам башланганнан бирле аның ягыннан теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итүдә, шул исәптән кадрлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтелде. Барлык сорауларга да ул аңлап, зур түземлек белән карады. Аның белән эшләү җиңел булды. Безнең эш профессиональ һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылган булган дип саныйм һәм ул дәвам итәр дип ышанам», — дип өстәде ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры.

Элегрәк ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Фәйзуллинны «Татарстан Хөкүмәте структурасында иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе» дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100