Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәйзи Галиев – Җилкәмдә фашист снаряды кыйпылчыгын йөртәм
Бүгенге көндә исән калган бердәнбер ветеран-язучыга – 92 яшь.
(Казан, 5 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). "Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел узса да, анда күргән михнәтләр бүген дә искә төшереп йөдәтә. Сугышта каты яраландым, җилкәмдә калган фашист снаряды кыйпылчыгы бүген үзен аеруча нык сиздерә", – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче Быек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры, бүгенге көндә бердәнбер исән калган ветеран-язучы Фәйзи ага Галиев.
Ф.Галиев республикабызның легендар шәхесе. Ул сугышка 17 яшендә алына. 1925 елгы егетне Сарапул шәһәрендәге җәяүле гаскәр училищесына укырга җибәрәләр. Ләкин укуын тәмамларга да өлгерми, фронтка китеп бара.
«Училищеда укып йөргән җирдән, безне Ярославль шәһәренә җыйдылар. Биредә Россиядәге барлык хәрби уку йорты курсантларыннан аерым дивизия төзелде. Кичке якта барыбызны да эшелоннарга төяп, Мәскәү ягына озаттылар. Шәһәрләр караңгы, йортларның бөтен тәрәзәләренә кәгазь ябыштырганнар. Смоленскига таба юл тоттык. Белгород шәһәрен үттек. Бу тирәләрдә бик каты сугышлар барган. Беренче мәртәбә үлгән солдатларны биредә күрдек. Арада немец солдатларының мәетләре дә бар. Бөтен җирдә мәет исе. Һавадан күреп бомбага тотмасыннар өчен, күбрәк төннәрен хәрәкәт итә идек. Сазлыкларга бүрәнә җәйгәннәр. Шул бүрәнәләрдән егылмаска тырышып барабыз. 2-3 чакрымга сузылган сазлыкларда батып калучылар да булды. Үлгән кешеләр полосасын үткәннән соң, тукталдык. Каршыда – немецлар. Безне нибары 1 чакрым да 600 метр аерып тора. Хәтта кычкырган тавышлары да ишетелә. “Әйдә, икмәк бирәбез”, – дип рус фамилияләрен кычкыралар. Грачев, Медведев, Зайцев дигән фамилияләр әйтеп, совет солдатларын үрти торганнар иде», – дип искә ала ветеран сугышка кергән елларын.
Сугыш ветераннарының елдан-ел сирәгәя баруына да борчыла Фәйзи Галиев. Түбән Шашы тирәсендәге авылларда исән калган ветераннардан да берүзем генә калып барам, ди ул. Аллага шөкер, үз аягымда йөрим, чакырган җиргә барам. Укучылар белән очрашам, истәлекләрем белән уртаклашам, ди биш китап авторы Ф.Галиев.
Бәрәкәтле гомеренең серен үзенчә аңлатып: "Кыюлык өчен 100 грамм аракы бирә торганнар иде. Мин үз өлешемне эчмәдем, башкаларга биреп бардым. Аллага шөкер, тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Туксаннан узып киттем менә", – ди ул.
10 майда Татарстан Язучылар берлеге, Тукай клубында, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырылган концертка Фәйзи Галиев та киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз