news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәйзи Гәскәров ансамбле Казанда да чыгыш ясый

Әлеге гастрольләр атаклы сәнгать коллективының 70 еллык юбилеена багышлана

(Уфа, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасыныћ Фђйзи Гаскђров исемендђге дђњлђт академия халык биюләре ансамбле иртәгә чираттагы иҗат сәфәренә чыга. Әлеге гастрольләр атаклы сәнгать коллективының 70 еллык юбилеена багышлана.
Бу юлы сәфәр юлында Самара, Казан һәм Мәскәү шәһәрләре. 18 ноябрь көнне данлыклы бию коллективы талантлары Самарада чыгыш ясый. Ә 20 ноябрьдә аларны Мәскәүдә көтәләр. Анда якташларыбыз Мәскәү дәүләт филармониясенең П. Чайковский исемендәге концертлар залында чыгыш ясый. Бу концертның үзенчәлеге дә бар. Анда гаскәровчыларны юбилейлары белән башка данлыклы коллективлар да котлап үз осталыкларын күрсәтә. Игорь Моисеев исемендәге дәүләт академия бию ансамбле, “Березка” дәүләт хореография ансамбле, Россия армиясенең А.В. Александров исемендәге җыр һәм бию академия ансамбле һәм М. Е. Пятницикий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры да бу көнне Фәйзи Гаскәров ансамблен зурлаячак.
Аннан соң якташларыбыз Казанга юл тота. Анда алар 22 ноябрь көнне чыгыш ясый. Казанда гаскәровчылар узган ел азагында да булган иде. Әмма ул чакта барлык теләгән кеше дә данлыклы бию ансамбле концертына керә алмады. Менә бу юлы аларга да форсат чыга.
Яңа тамашада Ф. Гаскәров ансамбле коллективының иң матур биюләре башкарыла. Алар арасында данлыклы ансамбльнең оештырылуына 70 ел тулуга багышлап әзерләнгән яңа ике бию дә бар. Берсе – татар биюе, икенчесе – молдаван халкыныкы.
Күркәм юбилее алдыннан ансамбль яңа талантлар белән дә тулыланды. Рудольф Нуриев исемендәге хореография училищесын тамамлаган яшьләр, барлыгы 10 егет һәм кыз килде аларга.
Ф. Гаскәров ансамбленең 70 еллыгына багышланган төп тантана декабрь аенда Уфада үтәчәк. Анда күп төбәкләрдән, шул исәптән Казаннан да күп кунаклар киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100