news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәйзелхак Ислаев: Татар теле белән бәйле проблеманы системалы төстә хәл итәргә кирәк

“Татар һәм рус телләрен өйрәнү буенча кайнар бәхәсләр күп кенә татарларның мәктәптә белем бирү мәсьәләләренә битараф булуын күрсәтте”, - диде галим.

Фәйзелхак Ислаев: Татар теле белән бәйле проблеманы системалы төстә хәл итәргә кирәк
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күптән түгел татар һәм рус телләрен өйрәнү буенча кайнар бәхәсләр күп кенә татарларның мәктәптә белем бирү мәсьәләләренә битараф булуын күрсәтте, дигән фикердә Фәйзелхак Ислаев. Тарих фәннәре докторы, Россия ислам университеты профессоры бүген Дәүләт Советында узган утырышта Бөек Октябрь революциясе, мәгариф сыйфаты турында фикерләре белән чыгыш ясады.

“Минем өчен Бөек Октябрь революциясе Россия һәм бөтен дөнья үсеше траекториясен билгеләүче мөһим тарихи вакыйга булуында шик юк. Октябрь революциясе илне котылгысыз таркалудан коткарды. 1991 елда буласы хәлләр 1917 елда булырга тиеш иде. Нәкъ менә октябрь бөек империя таркалуын туктатып калды”, - дип белдерде Фәйзелхак Ислаев.

Революциянең нәтиҗәсе булып, ул озак дискуссияләрдән соң татар республикасы оешуын билгеләп узды. Уңай якларын санап китеп, бушлай үтемле сыйфатлы белем системасы гамәлгә кертелгәнен искәртте. “Совет хакимияте Россия интеллигенциясенең балаларга бушлай белем бирү хыялын тормышка ашырды. Белем сыйфаты – шәһәр мәктәбеме, авылныкымы – моңа бәйле түгел иде. Татар мәктәбе дә сыйфатлы белем биргән һәм Татарстанда гына түгел. Мисал буларак әйтә алам: мин үземнең туган авылымда 8 ел белем алдым, аннары 20 километр ераклыктагы урта мәктәпне тәмамладым. Шул белем мине көндәшлеккә сәләтле иткән. Мин конкурс узып университетка кердем, аспирантурада белем алдым”, - ди тарих фәннәре докторы.

Мәгариф өлкәсе кичергән авырлыкларга тукталып, Фәйзелхак Ислаев барлык предметларны өйрәнү рус теленә күчерелү, ә милли-төбәк компоненты термины норматив документтан чыгарылу зур һөҗүм булуын әйтте. “Күптән түгел татар һәм рус телләрен өйрәнү буенча кайнар бәхәсләр күп кенә татарларның мәктәптә белем бирү мәсьәләләренә битараф булуын күрсәтте. Болар урынына без энтузиазм белән Сингапур алымнарын керттек, министрларны, Мәгарифне үстерү институты җитәкчесен алмаштырып тордык. Педагогика институты гомумән ябылды. Татар теле белән бәйле проблема системалы характер йөртә, аларны системалы төстә хәл итәргә кирәк. Республика бу бурычны хәл итәр дип ышанабыз”, - диде Фәйзелхак Ислаев.

Спикер революциянең тискәре якларын да билгеләп үтте. “Совет хакимияте Гражданнар сугышын булдырмый кала алмады. Куркыныч ачлык та – тискәре нәтиҗәләренең берсе”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot