news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәйзелхак Ислаев: Бердәм дәүләт имтиханы — җәфа

Күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән галим уку-укыту эшчәнлеге турында фикерләре белән уртаклашты.

Фәйзелхак Ислаев: Бердәм дәүләт имтиханы — җәфа
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Галим Фәйзелхак Ислаев Бердәм дәүләт имтиханының җәфа дип саный. Бу фикерен ул ТНВ каналында «Ком сәгате» тапшыруындагы әңгәмәсендә әйтте.

«БДИ — җәфа бит ул. Башка әйберне күрсәтер өчен эшләнгән», — ди тарихчы.

Фәйзелхак Ислаев гомер буе мәгариф системасында эшләгән, Укытучыларның белемен күтәрү институтында кафедра мөдире булып торган.

«Мин бу системаны эчтән чамалыйм. Башта ук БДИ дигән әйбергә каршы идем. Бу система Америкадан килгән. Белмәгән баланы белә торган итеп күрсәтү өчен махсус эшләнгән. Күп кенә алга киткән илләр моннан ваз кичтеләр бит. Чөнки бу баланың талантын үстерүгә алып бармый торган әйбер. Стандарт сорауларга — стандарт җаваплар, икенче төрлерәк җавап инде дөрес булмый», — ди ул.


news_right_1
news_right_2
news_bot