news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Яркәева:“Татарстан гриппка каршы препаратлар резервы белән җитәрлек тәэмин ителгән”

Сәламәтлек саклау министры урынбасары халыкны ыгы-зыгы тудырмаска чакыра

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган ел грипп белән авырулар чоры февраль-март айларына туры килсә, быел ул октябрь-ноябрь айларында эпидемия характерын алды. Һәр вакыт запас булдыру хәстәрен күрүче безнең халык профилактика һәм дәвалану чарасы буларак, даруханәләрдә булган препаратларны күпләп - 5-10 ар кап алуга кереште. Шул сәбәпле, кирәкле дарулар сорап килгән вакытта гына һәркемгә дә җитешми. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева халыкны мондый ыгы-зыгы тудырмаска чакырды. Аның фикеренчә, мондый ажиотаж тудыруның кирәге юк. Беренчедән, даруларны күпләп запаска алуның файдасы юк. Аларның куллану вакыты чыгарга мөмкин. Икенчедән, республика даруханәләре грипп чорында кирәкле дарулар запасы белән даими тәэмин ителә. Фәридә Яркәева сүзләренә караганда, даруханәләрдә 3-4 көнлек запас туплана. Ажиотаж зур булу сәбәпле, шулай да вәзгыять тиз үзгәрә. Шуңа күрә, дарулар ассортиментын көн саен яңартып баралар.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары аңлатканча, быел республика Хөкүмәте гриппка каршы препаратлар резервын булдыруга зур игътибар биргән. Сентябрь аенда республика казнасыннан гриппны профилактикалау һәм дәвалау өчен дарулар запасын булдыруга (тамифлю, реленза, арбидол, гриппферон) 1,5 млн. сум акча бүленгән. Бу акчаларга “Таттехмедфарм” ДУП дә резерв тупланган. Тагын 1,5 млн. сум медицина персоналы өчен саклану киемнәре, маскалар, перчаткалар комплектлары сатып алу өчен бирелгән. Моннан тыш, ноябрь аенда ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан тагын 13 млн. сумга якын финанслар бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Даруларга булган ихтыяҗны күздә тотып, бу акчаларга хәзерге вакытта “Таттехмедфарм” предприятиесе гриппка, тын юллары ялкынсынуга каршы препаратлар һәм саклану чаралары сатып алу белән мәшгуль.

“ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада гриппны профилактикалау һәм дәвалау өчен препаратлар будыруга бөтен көчен куя. Дарулар җитештерүчеләр, күпләп сатучы эре компанияләр белән сөйләшүләр алып барыла. Әле монда килер алдыннан гына шундый сөйләшүләрнең берсе булды. Аның нәтиҗәсе буларак, якын арада Татарстанга арбидолның зур партиясе кайтарылачак”, - дип белдерде Фәридә Яркәева.

Читтән дарулар сатып алудан тыш, республика даруханәләренең үз эчендә дә препаратлар җитештерү җайга салынган. Кайбер даруларга кытлык туу бу препаратларны җитештерү өчен даруханәләрдә чимал җитмәү белән бәйле булган. Ремантадин, аксолин мазе җитешмәү дә шуңа бәйле. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителә. Хәзер “Таттехмедфарм”ДУП нең 57, 293,361 номерлы даруханәләре табиблар рецепты буенча антигриппин порошогын әзерли. Бу препаратлар “Таттехмедфарм” карамагындагы даруханәләр таләбе буенча җибәрелә (аның карамагында бүген 225 даруханә исәпләнә). Мәсәлән, 361 нче даруханә, шул рәвешле, 20 даруханәне препарат белән тәэмин итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100