Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәтвалар буенча Евразия ислам советының еллык утырышы узды
Рөстәм хәзрәт Нургалиев фәтвалар буенча Евразия ислам советының рәис урынбасары булып сайланды.
(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Фәтвалар буенча Евразия ислам советының еллык утырышы узды. Истанбулда узган әлеге чарада Россия төбәкләреннән, Белоруссия, Казахстан, Польша, Босния, Болгария, Кыргызстаннан һәм башка илләрдән делегатлар катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасын әлеге утырышта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев тәкъдим итте.
Утырыш барышында хәзерге ислам дөньясы өчен актуаль сораулар буенча фикер алышынды, мисал өчен, ислам күзлегеннән караганда медицина. Шулай ук фәтва кабул итүчеләр иңендә зур җаваплылык каралу мәсьәләсе дә читләтеп үтелмәде.
Фәтвалар буенча Евразия ислам советының еллык утырышында Рөстәм хәзрәт Нургалиев фәтвалар буенча Евразия ислам советының рәис урынбасары булып сайланды.
Исегезгә төшерәбез, Фәтвалар буенча совет узган елның октябрь аенда Евразия ислам союзы утырышы барышында оештырылды. Аның бурычы булып ислам хокукының актуаль мәсьәләләре буенча бердәм карарлар эшләп чыгару тора. Совет киңәшмә органы булып эшләүне күздә тота, аның карарлары совет әгъзалары тарафыннан үтәтү өчен мәҗбүри булып тормый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз