news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәттахов: Яшьләр парламенты кандидаты хакимиятне тәнкыйтьләми, тәкъдимнәр кертә

Татарстан Яшьләр эшләре министры республика Дәүләт Советының кадрлар резервы булачак Яшьләр парламентына сайлауларның уникальлеге турында сөйләде.

Фәттахов: Яшьләр парламенты кандидаты хакимиятне тәнкыйтьләми, тәкъдимнәр кертә
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Яшьләр парламенты кандидатлары хакимиятне тәнкыйтьләп түгел, ә тормышны яхшырту өчен яңа идеяләр тәкъдим итү белән аерылып тора. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

«Тәнкыйть артыннан тәкъдимнәр килүдә үзенчәлек бар. Хәзер өстенлекләрне дөрес итеп билгеләү – бусы икенче мәсьәлә», - дип җавап бирде республика ведомствосы башлыгы. Бу «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентының республика Дәүләт Советына сайлаулардан аермалы буларак, Яшьләр парламентына сайлауларның нинди дәрәҗәдә узуы турындагы соравына җавап булды.

Кичә Яшьләр парламентына тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен чыгардылар. инициативалы яшь 444 кеше кандидат булды. Үз-үзен күрсәтүчеләр арасында бәйгедә бер урынга 11 кеше туры килде.

«Алар белән аралашканда [Яшьләр парламентына кандидат] фикерләрен, хис-тойгыларын, мәсьәләне куюда үзләрен чикләмәүләрен күрдем. Бу аларның «Бик начар» дигән сүзе генә түгел. «Алай түгел, һәм мин болай тәкъдим итәм», - дигән форматка күчү ошый, диде Фәттахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100