Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәттахов: Краснодар өлкәсе, Кырым башка төбәкләрдән балалар китерергә рөхсәт итмәде
Татарстанда барысы утыз меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял иткән.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Краснодар өлкәсе һәм Кырым җәйге сәламәтләндерү лагерьларына башка төбәкләрдән балалар китерергә рөхсәт бирмәгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов әйтте.
«Без Кара диңгез буендагы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә бик җентекләп әзерләндек, хәтта монолагерьлар булдыру мөмкинлеген карадык. Арендага алган һәм Анападагы үзебезнең лагерьга кадәр чиста коридор булдырып, балаларны илтү юлын һәм анда башка төбәкләрдән килгән балалар керүне чикләүне уйладык. Кызганычка каршы, Краснодар өлкәсе дә, Кырым да башка төбәкләрдән балаларны кертүгә рөхсәт бирмәде», — ди ул.
Дамир Фәттахов узган ике смена вакытында барысы утыз меңнән артык баланың җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял иткәнен әйтте. Быел җәйге сәламәтләндерү лагерьларында барысы 505 меңнән артык баланың ял итүе планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз