news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәттахов 23 гыйнварда митингта катнашкан яшьләр белән журналистлардан башка очрашачак

Шимбә көнне шәһәр урамнарына чыккан яшьләр очрашуда матбугат вәкилләре булмавын сорады.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 23 гыйнварда митингта катнашкан яшьләр белән ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов очрашуы матбугат вәкилләреннән башка узачак.

Яшьләр чарада журналистларның булмавы турында сорады, диделәр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Кайбер катнашучылар безгә очрашуда ачыктан-ачык, әмма журналистлардан башка чыгыш ясарга әзер икәнлекләрен язды»,-дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода аңлатуларынча, мондый форматта сөйләшү мөмкин кадәр ачык булырга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot