news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ф.Тимерханов: “Быел Казанда бәлагә тарган 1227 кеше коткарылды"

Казанның гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы сүзләренчә, һәлакәтләр турында 55475 хәбәр алынган

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда, бүгенгә алынган мәгълүматлар буенча, ел башыннан бирле 3 техноген гадәттән тыш хәл булган, шулар нәтиҗәсендә 7 кешенең гомере өзелгән, 2 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән һәм 2сенең гомере саклап калынды, дип белдерде бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең традицион “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә шәһәр Башкарма комитетының гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов.

 

Гадәттән тыш хәлләр категориясенә кермәгәннәрдән, әйтик, Казан шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе карамагындагы берләштерелгән дежур-диспетчерлык хезмәтенә “01” хезмәте буенча 28 гыйнварга кадәр быел 776 янгын чыгу очрагы турында хәбәр алынган, янгын нәтиҗәсендә 43 кеше үлгән, 60ы зыян күргән һәм 1021 кеше коткарылган. Юлларда транспорт һәлакәте буенча 2395 хәбәр алынган, һәлакәтләрдә 79 кешенең гомере өзелгән һәм 2868е имгәнгән-җәрәхәтләнгән. Ф.Тимерханов сүзләренчә, әлеге хезмәткә торак-коммуналь хуҗалык буенча 50763, яшәү тәэмин ителеш системаларында һәлакәт булу очраклары турында 866 һ.б. хакында хәбәрләр алынган, аларны хәл итү өчен оператив төстә чаралар күрелгән. Җыеп кына әйткәндә, быел берләштерелгән дежур-диспетчерлык хезмәте һәлакәтләр, кеше тормышына куркыныч янаган хәлләр турында 55475 хәбәр алган, шуларга бәйле рәвештә барлыгы 248 кешенең гомере өзелгән, 2965е төрле дәрәҗәдә каза күргән, иң мөһиме – 1227 кеше коткарылган.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100